4 гыйнвар 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Синоптиклар көчле буран дүшәмбе иртәсенә кадәр дәвам итәчәк дип кисәтә
Татарстанда буранлы һава торышы дүшәмбе, 5 гыйнвар иртәсенә кадәр көтелә. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Казан – Әлмәт юлында зур юл һәлакәтендә 4 кеше һәлак булган, зыян күрүчеләр дә бар
Казан – Әлмәт трассасында массакүләм юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кешенең гомере өзелгән. Әлеге участокта, ким дигәндә, 10 автомобиль бәрелешкән. Бу хакта «Татарстан прокуратурасы» телеграм-каналы хәбәр итә.
-
Фото
Казан, көчле буран аркасында, кар астында калды
-
Яңалыклар
Машина йөртүчеләрдән кар чистарту техникасына комачауламауларын сорыйлар
Ведомствода искә төшерүләренчә, юл хезмәтләре юлларны тәртипкә китерә һәм махсус техника эше барышында күрү сизелерлек кимергә мөмкин, нәтиҗәдә машиналар белән якынаю вакытында тизлекне киметергә киңәш ителә.
-
Яңалыклар
Татарстанда М12 трассасында хәрәкәт чикләнде
Татарстанда буран аркасында М12 «Восток» трассасында автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәте вакытлыча чикләнде.
-
Яңалыклар
Депутат больничныйны эшнең беренче елыннан ук 100 процент күләмендә түләргә тәкъдим итә
Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисе урынбасары Михаил Делягин федераль законнарга вакытлыча эшкә яраксызлык буенча түләүләрне исәпләү тәртибен үзгәртәчәк төзәтмәләр әзерли.
-
Яңалыклар
Самолетлары тоткарланган пассажирларга Татарстан транспорт прокуратурасы ярдәмгә килә
Казан аэропорты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүген Казанга килүче самолетлар запас аэродромнарга төшеп утырырга мәҗбүр. Шри-Ланка, Новокузнецк һәм Ташкенттан рейслар Самара, Уфа, Түбән Новгородка запас аэродромнарга китте.
-
Яңалыклар
Депутат бәйрәм көннәрендә такси хезмәтләренә бәяләр артуны гаделсезлек дип атады
Дәүләт Думасының контроль комитеты рәисенең беренче урынбасары Дмитрий Гусев бәйрәм көннәрендә такси хезмәтләренә бәяләр артуга чик бусагасын билгеләү инициативасы белән чыкты. Парламентарий фикеренчә, сәфәрләргә бәяләр үсеше стандарт тарифлардан 20 проценттан артмаска тиеш. Бу хакта «ТАСС» хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Татарстанда М5 «Урал» юлында автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәте вакытлыча чикләнде
Татарстан территориясендә уза торган М5 «Урал» трассасының кайбер участокларында автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәте вакытлыча чикләнде.
-
Яңалыклар
Татарстан халкына шәхси машиналарда юлга чыкмаска киңәш итәләр
Һава торышы начар булу сәбәпле, татарстанлыларга шәхси автотранспортта йөрүдән баш тартырга киңәш иттеләр.
-
Яңалыклар
Шадриков РФ Табигать министрлыгының Су ресурслары Департаменты директоры итеп билгеләнде
Татарстан Республикасының элеккеге Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков Россия Табигать министрлыгының Су ресурслары Департаменты директоры итеп билгеләнде. Бу хакта бүген ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Яңалыклар
Казаннан Яр Чаллыга кадәр М7 трассасын автобуслар һәм йөк машиналары өчен яптылар
Казаннан Чаллыга кадәр М7 трассасы автобуслар һәм йөк машиналары өчен вакытлыча чикләнде.
-
Яңалыклар
Бәйрәм көннәрендә Казаннан көн саен 1,3 мең тоннага якын чүп чыгарыла
Казаннан Яңа ел каникулы чорында көн саен 1,3 мең тоннага якын каты коммуналь калдыклар чыгарыла. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Республикада төбәк әһәмиятендәге юлларда 265 кар чистарту техникасы эшли
Хәзерге вакытта төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында 265 берәмлек кар көрәү техникасы эшли. Төнлә юлларны 383 берәмлек техника чистарткан. Тәүлек эчендә 2264 тонна ком-тоз катнашмасы, 30 тонна тоз сарыф ителгән.
-
Яңалыклар
2026 елда Россия гражданнары 118 көн ял итәчәк
Бу календарь чорына нәкъ менә шул санда ял һәм бәйрәм даталары туры килә, бу дүрт тулы айны тәшкил итә. Эш көннәре саны 247гә җитәчәк. Бу хакта «ТАСС»ка сылтама белән «Татар-информ» яза.